/«Казан кызы» спектакленнән/
Яна йөрәк, кая барыйм?
Җанга ничек тыңгы табыйм?
Түгел кичә — бүген генә,
Күптән давыл күңелемдә.
Бәлки, йөрәк шулай янып
Әв(е)реләдер күмерләргә.
Беркем белми янганымны,
Тыштан сабыр күренгәнгә.
Яна йөрәк, кая барыйм?
Җанга ничек тыңгы табыйм?
Сулар сибеп тә сүрелмәс,
Ярсый йөрәк, кая барыйм?
Добавлено tatassr в ПТ, 08/11/2024 - 13:13
«
»