Әллә кемне күңел сагына

Категория: көе сүзләре

/ «Гайфи бабай, өйлән давай!..» спектакленнән Зәкия җыры /

Йөгереп кенә төштем су буена,
Ялгыз аккош канат кагына.
Канатларым өзелеп,
Бәгырьләрем сызылып,
Әллә кемне күңел сагына.

Җәйге кичтә карыйм зәңгәр күккә,
Ай нурлана, йолдыз кабына.
Еллар буе көтеп,
Кавышу өмет итеп,
Әллә кемне күңел сагына.

Бер ялгызың калып, моңайганда
Җырлыйм дисәң — җырлар табыла.
Бер утырып җырлыйм,
Бер утырып елыйм,
Әллә кемне күңел сагына.
Әллә кемне күңел сагына…

/Искәрмә: Г.Зәйнашеваның оригинал шигырендә 3-нче куплет юк/

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »