/ «Игълан буенча өйләнү» спектакленнән /
«Ай, Уралым!» көен ишеттемме,
Уйларымда очам Уфага!..
Үз хәлемне үзем генә беләм,
Эчтән генә янам,
Эчтән генә көям,
Эчтән генә сулам:
«Уф, Алла!..»
Исемә төшсә, күңел әллә нишли,
Йөрәгемә дөрләп ут каба!..
Мин ялгызым, син ялгызың,
Сак белән Сок кебек.
«Уф, Алла!..»
Тизрәк кил, ди иркәм, сөйләшик, ди,
Мәсьәләне салып уртага.
Казаннарга карап ул да, ахры,
Ухылдап тын ала:
«Уф, Алла!..»
Сезнең кала — Урал горурлыгы,
Тел тидереп булмый Уфага.
Казан да бит безнең — Идел күрке,
Ничек ташлыйм аны?!
«Уф, Алла!..»
Добавлено tatassr в ПТ, 08/11/2024 - 13:35
«
»
