/ «Казан кызы» спектакленнән /
Синең белән бергә генә
Бу язларның яме бар сыман.
Син ут салдың йөрәгемә,
Күңел сыза язгы кан сыман.
Һәркем көлә, уйный, җырлый…
Яз яшәртә кабат җир йөзен.
Бәхетлеләр парлап йөри,
Ә мин ялгыз, һаман берүзем.
Сине көтәм, янда йөртәм
Тугры юлдаш итеп сагышны.
Сине көтәм, өмет итәм,
Бизәрсең дип минем язмышны.
Добавлено tatassr в ПТ, 08/11/2024 - 13:42
«
»
