/«Пожар» спектакленнән/
И ага су, ага су ла,
Болгана су, алалмыйм.
И яна ла йөрәккәем,
Дәваларын табалмыйм.
Күңел тулса, җырлап булмый,
Җырламый елап булмый.
Җырламыйча, еламыйча,
Йөрәккә чыдап булмый.
Атлар киләдер юл буйлап,
Казлар килә су буйлап.
Йөзләремне сары алды,
Төрле хәсрәтләр уйлап.
Добавлено tatassr в ПТ, 08/11/2024 - 13:46
«
»
