/«Җыр дәвам итә» спектакленнән/
Серле карашларың белән
Ник сихерләдең?
Сихерләдең, ләкин үзең
Шуны белмәдең.
Сөюемне күңелемдә
Озак сакладым.
Чөнки сиңа җиткерергә
Җаен тапмадым.
Хисләремне көйгә салам,
Бәлки, аңларсың…
Йөрәгеңә якын итсәң,
Бергә җырларсың.
Добавлено tatassr в ПТ, 08/11/2024 - 13:53
«
»
