Бер эшемне тәмамлауга икенчесе уйланган.
Эчем тулы, башым тулы, әллә күпме планнар.
Иртәгәсенә ярамый бүген булды дигәнем,
Мәшь киләмен булсын диеп иртәгәгә кирәгем.
Яшимен дөньяда ыгы-зыгы куптарып,
Шуңа да вакытым юк утырырга уфтанып.
Ыгы-зыгы, ыгы-зыгы, ыгы-зыгы куптарып,
Вакытым юк, вакытым юк утырырга уфтанып.
Язам яшь артистларга да, язам картларына да.
Җырчы булам дип бишектә йоклап ятканына да.
Язам көнен, язам төнен, тәүлек әйләнәсенә,
Тавышсызына да язам, җырласын hәммәсе дә.
Яшимен дөньяда ыгы-зыгы куптарып,
Шуңа да вакытым юк утырырга уфтанып.
Ыгы-зыгы, ыгы-зыгы, ыгы-зыгы куптарып,
Вакытым юк, вакытым юк утырырга уфтанып.
Кышын чаңгы, тимераяк, җәен дулап су керәм,
Велосипедта җилдерәм, бар(ы)сына да өлгерәм.
Балаларның үз доньсы, оныклар виртуальда,
Сөйләшеп тә булмас иде, продвинутыймын әл дә.
Яшимен дөньяда ыгы-зыгы куптарып,
Шуңа да вакытым юк утырырга уфтанып.
Ыгы-зыгы, ыгы-зыгы, ыгы-зыгы куптарып,
Вакытым юк, вакытым юк утырырга уфтанып.
Иптәше акча санаучы диеп төрттерүче бар,
Кемдер җырга бәя бирә, кемдер өчен күңел тар.
Кемнеңдер акчасын санап торучылары да юк,
Алдан йөрүчең булмаса булып булмый алай ук.
Яшимен дөньяда ыгы-зыгы куптарып,
Шуңа да вакытым юк утырырга уфтанып.
Ыгы-зыгы, ыгы-зыгы, ыгы-зыгы куптарып,
Вакытым юк, вакытым юк утырырга уфтанып.
Түтәлемдә чәчәк үсә, памидор, кыярларым,
Җимешләрем дә җитәрлек, бар да бар, туганнарым!
Кишер утап, суган утап талып китә беләгем,
Эшләп яшәп онытылгандыр кишер кебек көннәрем.
Яшимен дөньяда ыгы-зыгы куптарып,
Шуңа да вакытым юк утырырга уфтанып.
Ыгы-зыгы, ыгы-зыгы, ыгы-зыгы куптарып,
Вакытым юк, вакытым юк утырырга уфтанып.
Мәхәббәте кайчан дисез, анысына да өлгерәм,
Көндезләрен вакытым юк, гел төшләремдә күрәм.
Җырлап кына тамак туймый, яратам пешерергә,
Дуслар белән җыелганда азырак төшерергә.
Яшимен дөньяда ыгы-зыгы куптарып,
Шуңа да вакытым юк утырырга уфтанып.
Ыгы-зыгы, ыгы-зыгы, ыгы-зыгы куптарып,
Вакытым юк, вакытым юк утырырга уфтанып.
Ялың юкмыни соң дисез, ял вакытын да табам,
Мунча чабынып кайтам да, чәйләр эчеп хәл алам.
Кышын буран, көзен урман, җәен-язын болында,
Иң яраткан ялым, дуслар, табигать кочагында.
Яшимен дөньяда ыгы-зыгы куптарып,
Шуңа да вакытым юк утырырга уфтанып.
Ыгы-зыгы, ыгы-зыгы, ыгы-зыгы куптарып,
Вакытым юк, вакытым юк утырырга уфтанып.
Әллә күпме язасым бар, әллә күпме җырлыйсым,
Әллә күпме темалар бар, әллә күпме уйлыйсым.
Уфтанып утырганнарга Ходай бирми, беләсең,
Тормыштагы булганлыгым, уңганлыгым, күрәсең.
Яшимен дөньяда ыгы-зыгы куптарып,
Шуңа да вакытым юк утырырга уфтанып.
Ыгы-зыгы, ыгы-зыгы, ыгы-зыгы куптарып,
Вакытым юк, вакытым юк утырырга уфтанып.
Ходай тазалыгын бирсен, бирсен гомеркәен дә,
Мин яшәгән кебек көн дә яшәсен иде кем дә.
Зык куптарам, Нагаева Зифа иптәш йөзенә
Тап төшмәсен, матур тотыйм диеп кеше күзендә!
Яшимен дөньяда ыгы-зыгы куптарып,
Шуңа да вакытым юк утырырга уфтанып.
Ыгы-зыгы, ыгы-зыгы, ыгы-зыгы куптарып,
Вакытым юк, вакытым юк утырырга уфтанып.
Ыгы-зыгы, ыгы-зыгы, ыгы-зыгы…
Варианты песни
