/«Утлар яна учакта» спектакленнән/
Тиңләр өчен серле күзләреңә,
Күк йөзеннән йолдыз эзләдем.
Гөлләр сибеп йөрдем эзләреңә,
Ятка калырсың дип белмәдем.
Янсын йөрәк, янсын әйдә дөрләп!
Ялкыннары берәр сүрелер.
Янган мәхәббәтем очкыннары
Йолдыз булып күккә сибелер.
Караңгыда юллар эзләрсең дә
Йолдызларга карап табарсың.
Сызылып кына йолдыз атылганда,
Өзелеп сөюемне аңларсың.
Варианты песни
Добавлено tatassr в ПТ, 08/11/2024 - 21:17
«
»
