Каерылмасын канатым

/«Каерылмасын канатым» спектакленнән/

Мин бәхетле идем,
Якты көнле идем,
Күз алдыма басты кара төн.
Аерыласызмыни,
Каерыласызмыни,
Әткәм-әнкәм — ике канатым?

Китеп ике якка,
Сез аерылган чакта,
Мин ялгызым калырмынмыни?
Инде сездән башка
Ялгыз калган башка
Кайгы-хәсрәт алырмынмыни?

Рәхәт үсәр идем,
Ерак очар идем,
Кайтыр идем сагынып дәшсәгез.
Үтсен кара төннәр,
Кайтсын якты көннәр,
Бәхетемне җилгә чәчмәгез!

Голосов пока нет
« »