Туган ил ул бер генә

/«Безнең авыл Робинзоны» спектакленнән/

Кечкенәдән өйрән яшәү серенә:
Газиз анаң, Туган илең бер генә.
Газиз анаң, Туган илең бер генә лә,
Син кадерле туган-үскән җиреңдә.

Чит илдә син, кем булсаң да, — ят кеше,
Үз илеңә, үз җиреңә кайт, кеше.
Лә-лә-лә, лә-лә-лә, лә-лә-лә-лә, һәй!
Лә-лә-лә, лә-лә-лә, лә-лә-лә-лә, һәй!

Кечкенәдән өйрән яшәү серенә,
Яшәү сере дусларыңның иңендә.
Яшәү сере дусларыңның иңендә лә,
Көчле була дуслары күп ир генә.

Чит илдә син, кем булсаң да, — ят кеше,
Үз илеңә, үз җиреңә кайт, кеше.
Лә-лә-лә, лә-лә-лә, лә-лә-лә-лә, һәй!
Лә-лә-лә, лә-лә-лә, лә-лә-лә-лә, һәй!

Һәрнәрсәнең дөньяда бар үз ише,
Кешеләрсез яши алмый бер кеше.
Кешеләрсез яши алмый бер кеше дә,
Һәрнәрсәнең дөньяда бар үз ише.

Чит илдә син, кем булсаң да, — ят кеше,
Үз илеңә, үз җиреңә кайт, кеше.
Лә-лә-лә, лә-лә-лә, лә-лә-лә-лә, һәй!
Лә-лә-лә, лә-лә-лә, лә-лә-лә-лә, һәй!

Голосов пока нет
« »