/«Хаҗи әфәнде өйләнә» спектакленнән/
Халыкка дәрсе гыйбрәттер — театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр яктылыкка,
Яктылыкка, нурга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.
Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең —
Көләрлек булса, булмаса — еларсың.
Театр яктылыкка,
Яктылыкка, нурга илтә.
Күрерсең тормышың нинди: җитешме?
Җитеш булмаса, кай җире җитешми?
Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең, —
Шулай шактый белем тәхсил итәрсең.
Театр яктылыкка,
Яктылыкка, нурга илтә.
Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул,
Тәмам хөр ул вә бик киң ул, азат ул.
Вә ул дарел-голүм, дарел-әдәптер,
Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер.
Театр яктылыкка,
Яктылыкка, нурга илтә.
