Гөлнәзирә (беренче вариант)

Сиңа әйтер сүзем бар:
Бездә кунак кызы бар.
Кунак кызын күрим, дисәң.
Гармун ал да безгә бар.

Очып-очып биеп ала
Кунак кызы гармунга.
Иртәгә үк булмаса да.
Кавышырлар бу айда.

Ай-һай, Гөлнәзирә,
Матур баса түгелме?
Матур басып биегәндә
Кузгатадыр күңелне.

Сулар ага арыктан,
Кызлар карый ярыктан.
Сикереп төшеп биер идем,
Оялам шул халыктан.

Кара бүрек, тар бүрек лә,
Кидең ни, кимәдең ни.
Кеше белән уртак ярны
Сөйдең ни, сөймәдең ни.

Ай-һай, Гөлнәзирә,
Матур баса түгелме?
Матур басып биегәндә
Кузгатадыр күңелне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »