Күңелләрдә безнең ак хыял

Күңелләрдә безнең ак хыял,
Ашкындырып тора гел алга.
Тапланмаслык булсын гомергә,
Лаек юллар сайлыйк хыялга.

Ак хыяллар ап-ак канатлы,
Күтәрсен ул гел-гел югары.
Кошлар юлы белән янәшә
Узсын безнең гомер юллары.
Хыялларга итмик хыянәт,
Бар хыяллар — яшьлек юлдашы.
Яктылыгы белән саклансын
Гомер таңы — безнең юл башы.

Күңелләрдә безнең ак хыял,
Ашкындырып тора гел алга.
Тапланмаслык булсын гомергә,
Лаек юллар сайлыйк хыялга.

Голосов пока нет
« »