/ «Мәхаббәт йолдызы» спектакленнән /
Килен булып төштем бу авылга,
Таныш түгел әле күршеләр.
Буй-сынымны сынап карар өчен,
Су юлына алып төштеләр.
Су юлы, су юлы,
Сынатмаммы бу юлы?
Сынатмасам бу юлы,
Сынатмам гомер буе!
Тугайлары ап-ак чәчкә генә,
Су буенда бөдрә каеннар.
Чылтыр-чылтыр аккан чишмәсенә
Сандугачлар кушылып сайрыйлар.
Су юлы, су юлы,
Сынатмаммы бу юлы?
Сынатмасам бу юлы,
Сынатмам гомер буе!
Күңелемә якын су юллары,
Монда минем ярым-канатым.
Рәхмәт сезгә, рәхмәт, әй кешеләр,
Бу якларны мин бик яраттым!
Су юлы, су юлы,
Сынатмаммы бу юлы?
Сынатмасам бу юлы,
Сынатмам гомер буе!
Су юлы, су юлы,
Сынатмам гомер буе!
Варианты песни
