Сок буйлары

Категория: көе сүзләре

/ «Җыр дәвам итә» спектакленнән Зәйнәп җыры /

Кояш баткан чакта, Сок буенда / Камышларда тынып яр астыында /
Синең җырларыңны җырладым. / Тыңладылар минем моңымны. /
Сайравыннан туктап, сандугач та,
Сандугач та сагынып тыңлады.

Сокның дулкыннары алып китте
Синең тарафларга моңымны.
Әллә кайтасыңмы туган якка? —
Сок буйлары көтә җырыңны.

Иңнәреңнән кочып, тал-тирәкләр / Хәтфә келәм җәйгән үзәннәрдә, /
Минем хисләремне сөйләрләр. / Иңнәреңнән кочып сөярләр. /
Күзләреңнән үбеп, ал чәчәкләр:
«Ул бит көтте сине», — диярләр.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »