Мин кызыл гөл булып шытармын

/«Моңнар төште башыма» спектакленнән/

Гомер җәйләреңне кичкән чакта,
Очар кошлар кебек талпынып,
Синең барыр юлың уртасында
Мин асыл гөл булып балкыдым.

Давыл купты, чатнап яшен сукты, —
Йөрәккәем авыр яралы.
Сизә күңелем: синең үткәнеңдә
Мин сынган гөл булып каламын.

Гөрләп килгәч яңа, якты язлар,
Үтеп киткәч салкын кышларың,
Синең сагыш тулы хәтереңдә
Мин кызыл гөл булып шытармын.

Голосов пока нет
« »