/«Утлар яна учакта» спектакленнән/
Җырлап чыгабыз иртән кырларга,
Кырлар, урманнар уяна.
Көч бар беләктә,
Кодрәт йөрәктә —
Кеше бәхеткә юл яра.
Суда йөзәргә,
Күктә очарга,
Галәм серләрен
Ачарга!
Корыч манара аумас җилләрдә,
Күңел омтыла тирәнгә.
Таулар селкенә,
Йөрәк җилкенә,
Максат бер генә — җиңәргә!
Суда йөзәргә,
Күктә очарга,
Галәм серләрен
Ачарга!
Җырлап чыгабыз иртән кырларга,
Кырлар, урманнар уяна.
Утлар кабына,
Нурлар агыла,
Җыр кала туар елларга.
Добавлено tatassr в СБ, 09/11/2024 - 18:07
«
»
