Кошлар кебек

Һаваларда очкан кошлар кебек,
Ярсый-ярсый канат кагынып,
Туган илем, кайттым мин талпынып,
Күз нурларым, сезне сагынып.

Һаваларда очкан аккошларның
Канатлары җилдә каерылмый.
Яшәр идем, туган илем, синдә,
Якын дусларымнан аерылмый.

Һаваларда очкан аккошлардан
Коела җиргә мамык тузаны.
Туган илдә сөйгән дуслар белән
Сизелми лә гомер узганы.

Һаваларда очкан аккошларның
Каурыйлары коела җилләрдә.
Туфрагына алтын чәчсәләр дә,
Җитми икән туган илләргә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (35 голосов)
« »