Нигә килми, әнкәй, хәбәрең?..

Категория: көе сүзләре

/«Зөлфия» спектакленнән/

Улың киткән якка күзең текәп
Торасыңмы капка төбендә?
Аңлыйм, әнкәй, ямансудыр сиңа
Ялгыз яшәү картлык көнеңдә.

Авыр йөк күтәргән иңнәреңдә
Чайкаламы парлы чиләгең?
Тик торалмас җитез кулларыңда
Бии микән һаман иләгең?

Җылы бияләйләр бәйлисеңме,
Тыңлый-тыңлый дөнья хәлләрен?
Хатлар язам, нигә бу арада
Килми, әнкәй, синең хәбәрең?..

Голосов пока нет
« »