Ник йөрәккә саласың яра?

Категория: көе сүзләре

/«Ефәк баулы былбыл кош» спектакленнән/

Көлүеңне сөям нурландырып,
Нигә моңланасың бу ара?
Офыклар ак, көннәр, күкләр аяз.
Ник төшәсең авыр уйларга?

Сүзләрең бит һәрчак кайнар иде,
Нигә салкын алар бу ара?
Матур күзкәйләрең кырыс карый.
Ник йөрәккә саласың яра?

Голосов пока нет
« »