Яңгырлар яуганда

/ «Минем кайнанам» музыкаль комедиясеннән Илдар белән Әлфиянең беренче дуэты /

Илдар:
Яңгырлар яуганда кичләрен урамда,
Безнең күк йөрүче гашыйклар аз була.
Иркәмне күрергә бүгенге яңгыр да
Ярдәм итәр әле аз гына.

Бергә:
Без үтәрбез таныш урамнардан
Һәм урарбыз елга буйларын.
Иңне иңгә куеп, тын бакчада
Каршыларбыз таңның нурларын.

Әлфия:
Сулышлар киңәя, яктыра дөньялар,
Кулга-кул тотынып янәшә барганда.
Вәгъдәләр, кайнар ант сүзләре кирәкми,
Күңелләр шатлыктан тулганда.
Кушымта, бергә.

Бергә:
Без үтәрбез таныш урамнардан
Һәм урарбыз елга буйларын.
Иңне иңгә куеп, тын бакчада
Каршыларбыз таңның нурларын.
Синең һәр урамың, бульварың ягымлы,
Бу җәйге яңгырың да шифа күңелгә.
Әй, туган калабыз — бәхетебез бишеге,
Кавыштырдың безне мәңгегә!
Без үтәрбез таныш урамнардан
Һәм урарбыз елга буйларын.
Иңне иңгә куеп, тын бакчада
Каршыларбыз таңның нурларын.

Голосов пока нет
« »