Чәчәкләрдән бөркелә хуш ис

/«Минем кайнанам» музыкаль комедиясеннән Илдар белән Әлфиянең икенче дуэты/

Илдар:
Чәчәкләрдән бөркелә хуш ис,
Тирәк үсә су ярында.
Берсенә дә исем китми һич,
Янәшәмдә син барында.

Әлфия:
Чәчәкләрдән бөркелсен хуш ис,
Үссен тирәк су ярында.
Алар миңа шатлык кына ич,
Янәшәмдә син барында.

Бергә:
Якты дөньяда йөрсәм дә,
Синсез көн юк миңа.
Яна йөрәк, ялкынлана,
Яна, яна, яна!

Илдар:
Нишләп соң һәрчак мәхәббәткә
Төрле киртәләр табыла?
Әмма шуңа карамастан ул
Көчлерәк булып кабына!

Әлфия:
Күкне болытлар капласа да,
Давыл чыкса да кай ара,
Елга диңгезгә юл ярган күк,
Йөрәк йөрәккә юл яра!

Бергә:
Якты дөньяда йөрсәм дә,
Синсез көн юк миңа.
Яна йөрәк, ялкынлана,
Яна, яна, яна!

Голосов пока нет
« »