/ «Минем кайнанам» музыкаль комедиясеннән Илдар ариозосы /
Янәшәмдә
Син булмагач,
Эшкә күңел ятмыйча,
Үз-үземне
Кайларга да
Куяр урын тапмыйча,
Урамнарны айкап урадым…
Урамнарны айкап урадым…
Үзем һаман бер уй уйладым:
Синсез минем бәхетем ким икән,
Синсез көнем кара төн икән,
Сагынуларым, зарыгуларым
Чынлап шашуларга тиң икән!
Күрә-күрә
Комлы ярда
Кояш алган парларны,
Бакчаларда
Күгәрчендәй
Тату гашыйк ярларны,
Елга тугайларын буйладым…
Елга тугайларын буйладым…
Үзем һаман бер уй уйладым:
Синсез минем бәхетем ким икән,
Синсез көнем кара төн икән.
Сагынуларым, зарыгуларым
Чынлап шашуларга тиң икән!
