Белсәң иде хисләремне…

/«Минем кайнанам» музыкаль комедиясеннән Әлфия җыры/

Йөрәктәге хисләремне
Уятма син, уятма син!
Күңелдәге хисләремне
Кузгатма син, кузгатма син!

Белсәң иде күкрәгемдә
Нинди дулкын чайкалганын.
Белсәң иде күкләремдә
Нинди нурлар балкыганын.

Яфрак яра, чәчәк ата
Бәхетемнең алмагачы.
Сайрый анда гүзәл таңда
Мәхәббәтем сандугачы.

Голосов пока нет
« »