Әйтче, иркәм!

Категория: көе һәм сүзләре

Таң ату белән эшкә ашыгам (йөгерәм),
Дәртләнәм сине уйлап, бергенәм,
Йә әле, иркәм, әйтче дөресен:
Тугансыңмы син тик (гел) минем өчен?

Эштә янам мин Туган ил өчен, / Эштә янам мин киң Туган илем, /
Гүзәл илемдә син булган өчен. / Гүзәл илемдә бар сөйгән ярым. /
Йәшермә, иркәм, әйтче дөресен: / Йә әле, иркәм, әйтче дөресен: /
Үскәнсеңме син тик минең өчен?

Канатлы кош мин туган илемдә, / Мин канатлы кош туган илемдә, /
Күк йөзен күрәм иркәм йөзендә. / Күк йөзен күрәм иркәм күзендә. /
Яшермә, иркәм, әйтче дөресен:
Үскәнсеңме син тик минем өчен? / Яшисеңме син тик минем өчен? /

Нинди көчле ул — Идел дулкыны, / Нинди көчле ул — томыш дулкыны,
Аннан да көчле — сөю ялкыны!
Йә әле, иркәм, әйтче дөресен:
Яшисеңме син тик минем өчен? / Янасыңмы син тик минем өчен? /

Голосов пока нет
« »