Кызыма (дүртенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Син авырсаң, дөньям туктала,
Кулларыма эшем бармый кала.
Син бит минем өчен кояш-яңгыр,
Син бит минем сулар һавам, балам.

Өмет гөлкәйләрең сулмасын,
Күзләреңдә яшьләр булмасын.
Әни диеп өз(е)леп яши белгән
Йөрәгеңне Ходай зурласын.

Үпкәләмәсеннәр ахирәтләр,
Кызым барда алар читтә торсын.
Нинди чакларымда тояр кызым,
Серем сыяр кызым янда булсын.

Өмет гөлкәйләрең сулмасын,
Күзләреңдә яшьләр булмасын.
Әни диеп өз(е)леп яши белгән
Йөрәгеңне Ходай зурласын.

Иртәләрдән кичләренэ кадәр
Сиңа изге теләкләрдә калам.
Зур-зур шатлыкларга, максатларга,
Олы бәхетләргә иреш, балам.

Өмет гөлкәйләрең сулмасын,
Күзләреңдә яшьләр булмасын.
Әни диеп өз(е)леп яши белгән
Йөрәгеңне Ходай зурласын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »