Ник очрашты икән безнең юллар,
Күпме торгач корып оялар.
Күңел пәрдәсенә капты йөрәк уты,
Тик аңарда бөек хыяллар.
Мәхаббәтем уты ирексездән
Күңел җепләремне өтәдер.
Тойгыларымны мин бәйләп куйдым,
Ә йөрәгем очрашу көтәдер.
Хыянәтче син, ди миңа күң(е)лем —
Арагызда бит бар биек киртә.
Күпне өмет итмим, хакым да юк,
Күрсәм аны — миңа шул җитә.
Мәхаббәтем уты ирексездән
Күңел җепләремне өтәдер.
Тойгыларымны мин бәйләп куйдым,
Ә йөрәгем очрашу көтәдер.
Гөлләр кебек сулсам, көйсәм дә мин,
Һич туздырмам ике ояны.
Кеше яшьләрендә төзеп булмый
Бәхет дигән матур ояны.
Мәхаббәтем уты ирексездән
Күңел җепләремне өтәдер.
Тойгыларымны мин бәйләп куйдым,
Ә йөрәгем очрашу көтәдер.
