Парлы ялгызлар

Култыклашып йөри алар,
Елмаялар кешегә.
Тик нигәдер өйгә кайткач
Күңелләре күшегә.
Ызгышмыйлар, талаш та юк,
Кычкырмыйлар үзара,
Тышта нурлы карашларның
Өйдә нуры югала.

Бар парлылар, бар ялгызлар,
Пары бар, үзе ялгыз,
Пар түгелле парлашканнар,
Бик усал уйный язмыш,
Язмыш…

Берсен берсе күрмәгәндәй
Йөриләр эндәшмичә.
Кайчакларда айлар уза
Үзара сөйләшмичә.
Ә урамда, карап торсаң,
Бик бәхетле пар сыман.
Гаиләсе, мал-мөлкәте,
Бөтенесе бар сыман.

Бар парлылар, бар ялгызлар,
Пары бар, үзе ялгыз,
Пар түгелле парлашканнар,
Бик усал уйный язмыш,
Язмыш…

Кемдер китә, түз(ә) алмыйча,
Күңел караңгысына.
Якты эзләп үз җанына,
Ышанып табасына.
Кемдер кала, көч таб(а) алмый,
Тормыш кага бер көйгә.
Мең сәбәпләр эзләп таба
Кайтып кермәскә өйгә.

Бар парлылар, бар ялгызлар,
Пары бар, үзе ялгыз,
Пар түгелле парлашканнар,
Бик усал уйный язмыш,
Язмыш…
Язмыш…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.2 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »