Узган саен гомер дигәнебез,
Хәтирәләр бара өстәлеп.
Рәхәте дә, рәхәт түгеле дә
Булган икән, булган җитәрлек.
Уза диеп гомер, әрнем(ә) әле күңел,
Яшисе бит әле, яшисе.
Үткәннәрне инде кайтарырлык түгел,
Алдагысы булсын бәхетле.
Теләсәк тә, теләмәсәк тә без,
Гомерләрнең булмас яңасы.
Эх, килә шул үкенмәслек итеп,
Рәхәтләнеп яшәп каласы.
Уза диеп гомер, әрнем(ә) әле күңел,
Яшисе бит әле, яшисе.
Үткәннәрне инде кайтарырлык түгел,
Алдагысы булсын бәхетле.
Берәүгә җиңел бирелми ул
Гомер дигән юллар, бу юллар.
Үткәннәрдән савап ала белсәк,
Җиңелрәк булыр барулар.
Уза диеп гомер, әрнем(ә) әле күңел,
Яшисе бит әле, яшисе.
Үткәннәрне инде кайтарырлык түгел,
Алдагысы булсын бәхетле.
