Ир-ат бәхете

Ир-ат өчен бик зур бәхет
Эштән арып кайткан чакта
Каршы алса якты йөз,
Бар уйларны оныттырып
Ишетелсә назлы сүз.
Ир-ат өчен бик зур бәхет
Яңа пешкән ризыклардан
Хуш ис таралса өйгә,
Бәхет диңгезенә чумсаң
Талгын уйнаган көйгә.

Ир-ат өчен бик зур бәхет
Иркенләп сулыш алырлык
Ирек булса һәрьяклап.
Туганнар, дуслар яшәсә
Ышанычыңны аклап.
Иркенләп сулыш алырлык
Ирек булса һәрьяклап.
Туганнар, дуслар яшәсә
Ышанычыңны аклап.

Ир-ат өчен бик зур бәхет
Рәхәтләнеп ял итәргә,
Өйдә тынычлык булса.
Сырхауларны оныттырып
Йомшак кул сыйпап узса.
Ир-ат өчен бик зур бәхет
Өйдән чыгып киткән чакта
Бит очын үбеп тагын,
Озатып калса кочаклап
Сөеп туймаслык хатын.

Ир-ат өчен бик зур бәхет
Иркенләп сулыш алырлык
Ирек булса һәрьяклап.
Туганнар, дуслар яшәсә
Ышанычыңны аклап.
Иркенләп сулыш алырлык
Ирек булса һәрьяклап.
Туганнар, дуслар яшәсә
Ышанычыңны аклап.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »