Гөлзәйнәп

Категория: көе һәм сүзләре

Иртән торып, озатып кала ул,
Чәйләр куеп, каршы кала ул.
Соңга калсаң — "Кайда йөри ул?" дип,
Минем өчен утта яна ул.

Җил-җил, җил-җил, җил атлап,
Ике кызын җитәкләп,
Йөри үзәк базарларда
Гөл-, гөл-, гөл-, гөл-, Гөлзәйнәп.
Җил-җил, җил-җил, җил атлап,
Ике кызын җитәкләп,
Йөри үзәк базарларда
Бүздәк кызы Гөлзәйнәп.

Шуңа сөтен көтеп ала ул,
Юк нәрсәне барыбер таба ул.
Иң кирәге, иң матуры, иң шәбе
Бәрәңгесен, итен, тик шәбен.

Җил-җил, җил-җил, җил атлап,
Ике кызын җитәкләп,
Йөри үзәк базарларда
Гөл-, гөл-, гөл-, гөл-, Гөлзәйнәп.
Җил-җил, җил-җил, җил атлап,
Ике кызын җитәкләп,
Йөри үзәк базарларда
Бүздәк кызы Гөлзәйнәп.

Камыр баса җиңен сызганып,
Кеше кебек йөрми уфтанып.
Йоклата да кызын юатып,
Идән юа билен уйнатып.

Җил-җил, җил-җил, җил атлап,
Ике кызын җитәкләп,
Йөри үзәк базарларда
Гөл-, гөл-, гөл-, гөл-, Гөлзәйнәп.
Җил-җил, җил-җил, җил атлап,
Ике кызын җитәкләп,
Йөри үзәк базарларда
Бүздәк кызы Гөлзәйнәп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »