Атлыйбыз җитәкләшеп,
Көлешеп һәм сөйләшеп.
Сыенып бер-береңә,
Туя (а)лмыйбыз серләшеп.
Карлар ява аклыкка,
Карлар ява сафлыкка.
Без атлыйбыз күмелеп
Мәхәббәткә, шатлыкка.
Уралыйк ак карларга,
Уралыйк бураннарга.
Берни түгел кыш салкыны
Бәхетле булганнарга.
Уралыйк ак карларга,
Уралыйк бураннарга.
Берни түгел кыш салкыны
Бәхетле булганнарга.
Оча карлар җемелдәп,
Мәхәббәт җырын көйләп,
Хисләрне моң телендә
Бетереп булмас сөйләп.
Карлар ява аклыкка,
Карлар ява сафлыкка.
Без атлыйбыз күмелеп
Мәхәббәткә, шатлыкка.
Уралыйк ак карларга,
Уралыйк бураннарга.
Берни түгел кыш салкыны
Бәхетле булганнарга.
Уралыйк ак карларга,
Уралыйк бураннарга.
Берни түгел кыш салкыны
Бәхетле булганнарга.
Уралыйк ак карларга,
Уралыйк бураннарга.
Берни түгел кыш салкыны
Бәхетле булганнарга…
Варианты песни
