Кирәк түгел җирнең алтыны,
Бар байлыкны миңа бирәсең.
Мин телимен бүген онытылып,
Кочагыңа килеп керәсем.
Күп кирәкми ул чын бәхет өчен,
Бары син бул һәрчак янәшә.
"Яратам" дип яратып эндәшсәң,
Миңа бары җирдә шул җитә!
Йөрәк сине үзе эзләп тапты,
Чит-ятларның күзе тимәсен.
Яшик бергә, пар канатлар булып,
Ходай берүк артык күрмәсен.
Күп кирәкми ул чын бәхет өчен,
Бары син бул һәрчак янәшә.
"Яратам" дип яратып эндәшсәң,
Миңа бары җирдә шул җитә!
Син янымда булган чагында
Тирә-ягым чәчәк атадыр.
Суга сусаган ялгыз гөл сыман,
Синнән башка яши алмамын!
Күп кирәкми ул чын бәхет өчен,
Бары син бул һәрчак янәшә.
"Яратам" дип яратып эндәшсәң,
Миңа бары җирдә шул җитә!
