Мәхаббәт догасы

Категория: көе һәм сүзләре

Яшьлекнең таңында
Кавыша насыйплар
Бәхетле булырга.
Тормышка сөенеп,
Сөеп һәм сөелеп,
Янәшә барырга.

Күзләрдә бер теләк —
Гомергә бул терәк.
Мәхаббәт догасын
Кабатлыйк:
Мин сине яратам!
Мин сине яратам!
Мин сине яратам!

Күкләрдән иңәдер
Саф сөю хисләре —
Дөньябыз ямьләнде!
Син булгач янымда
Гап-гади көннәрем
Бәйрәмгә әйләнде.

Күзләрдә бер теләк —
Гомергә бул терәк.
Мәхаббәт догасын
Кабатлыйк:
Мин сине яратам!
Мин сине яратам!
Мин сине яратам!

Бәхеткә, шатлыкка
Муллыкка илтер ул
Никахлы юлыбыз.
Ак өмет, саф хисләр
Сүнмәсен гомергә,
Бәхетле булырбыз!

Күзләрдә бер теләк —
Гомергә бул терәк.
Мәхаббәт догасын
Кабатлыйк:
Мин сине яратам!
Мин сине яратам!
Мин сине яратам!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »