Авылларда каз өмәсе

Авылларда каз өмәсе вакыт …
Юл буена каурый сипкәннәр …
Канат өсләренә баса-баса,
Кызлар каз юарга киткәннәр.
Канат өсләренә баса-баса,
Кызлар каз юарга киткәннәр.

Әллә нинди генә сәер чак бу,
Үзе моңсу, үзе күңелле —
Каз гомере, кире кайтмый торган
Яшьлек кебек, кыска гомерле …
Яшьлек кебек, кыска гомерле …

Җырлый-җырлый кызлар каз юалар …
Кызлары да моңсу, җыры да.
“Гөлҗамал”, “Зиләйлүк”, “Рәйхан”, “Рамай”,
Олы юл тузаны турында …
“Гөлҗамал”, “Зиләйлүк”, “Рәйхан”, “Рамай”,
Олы юл тузаны турында …

Әллә нинди генә сәер чак бу,
Үзе моңсу, үзе күңелле —
Каз гомере, кире кайтмый торган
Яшьлек кебек, кыска гомерле …
Яшьлек кебек, кыска гомерле …

Нинди чак бу — каз өмәсе вакыт?!
Юл буена каурый сипкәннәр …
Туй табыннарына казлар чыгар!
Кызлар каз юарга киткәннәр …
Туй табыннарына казлар чыгар!
Кызлар каз юарга киткәннәр …

Әллә нинди генә сәер чак бу,
Үзе моңсу, үзе күңелле —
Каз гомере, кире кайтмый торган
Яшьлек кебек, кыска гомерле …
Яшьлек кебек, кыска гомерле …

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »