Ә мин сине онытмадым

Категория: көе сүзләре

Уйларыңда синең мин түгелдер,
Уйларыңда cинең башкадыр.
Йөрәгеңдә башка өчен хәзер
Ялкын телләредәй янадыр.

Ә мин сине, мин сине онытмадым,
Хуш дигәнгә йөрәккәем күнмәде,
Мизгелләргә сине, сине онытырга
Һич кенә дә, юк, теләмәде.

Синең янда канат иңгән чагым,
Ул талпынган чагым каурыйның.
Ул очынган чагын канатларның
Мин кайчан да он(ы)та алмадым.

Ә мин сине, мин сине онытмадым,
Хуш дигәнгә йөрәккәем күнмәде,
Мизгелләргә сине, сине онытырга
Һич кенә дә, юк, теләмәде.

Назларыңны истә тотам һаман,
Җан ярларым ташкан чакларым.
Уйлыймын да тагын җырга салам,
Очсын сиңа сөю җырларым.

Ә мин сине, мин сине онытмадым,
Хуш дигәнгә йөрәккәем күнмәде,
Мизгелләргә сине, сине онытырга
Һич кенә дә, юк, теләмәде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »