Ике гашыйк сандугачның
Талда үргән оясы.
Таңда туса моңлы була
Сандугачның баласы.
Таңнарда тумасам да,
Талларга кунмасам да,
Сайрап кына яшим әле,
Сандугач булмасам да.
Сары сандугач баласын
Уч төпләреңә алсаң.
Моңланмый түзеп кара син
Сагынып яшәргә калсаң.
Таңнарда тумасам да,
Талларга кунмасам да,
Сайрап кына яшим әле,
Сандугач булмасам да.
Таңнарда тумасам да,
Талларга кунмасам да,
Сайрап кына яшим әле,
Сандугач булмасам да.
Сайрап кына яшим әле
Сандугач булмасам да…
Бу җыр Линар Шәймөхәммәтов репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 18/11/2024 - 12:10
«
»
