Без аерылдык

Без аерылдык. Аерылыштык.
Без саубуллаштык кул биреп сүзсез.
Гүя төш күрдем. Уянып китсәм,
Бөтенләй синсез. Бөтенләй синсез!

Аерылган язмыш — кайрылган канат!
Ялвара йөрәк — үзем дәшмим мин.
Гел сиңа карап, гел сине уйлап,
Гел сине барлап, синсез яшим мин.

Якында идең — гел-гел янымда,
Йөри идең бит җырлап, чәч үреп.
Юанам хәзер таныш юлларда
Нурлы шәүләңне ерактан күреп.

Аерылган язмыш — кайрылган канат!
Ялвара йөрәк — үзем дәшмим мин.
Гел сиңа карап, гел сине уйлап,
Гел сине барлап, синсез яшим мин.

Ике өлешкә бүлдек барын да.
Бер сызык үтте телеп бәгырьне.
Тик булмый икән үткәнне бүлеп,
Тик булмый икән бүлеп бәхетне!

Аерылган язмыш — кайрылган канат!
Ялвара йөрәк — үзем дәшмим мин.
Гел сиңа карап, гел сине уйлап,
Гел сине барлап, синсез яшим мин.

/ 1976 /

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »