Иделем акчарлагы

Категория: көе сүзләре

Акчарлак канат кага,
Идел тын гына ага.
Акчарлактай ак шәһәрем
Карый елгага.
Үткән еллар, гасырлар,
Шаулаган усал чорлар.
Акчарлаклар елавыдай
Ул җырлар.

Җырлыйм борынгы җырлар —
Җырымның юк азагы.
Шул җырларда — гасырларнын
Газабы.
Кышны куып илемнән,
Кош китерә язларны.
Син — Иделем акчарлагы,
И Казаным!

Акчарлак канат кага,
Иделем ярсып ага.
Акчарлактай ак шәһәрем
Керә җырларга.
Аклыгын ул, сафлыгын
Алды яуларда даулап.
Иделемдә уйнап оча
Акчарлак.

Җырлыйм яңа җырларны —
Җаным тора атлыгып…
Бу җырларда — заманымның
Шатлыгы.
Кышны куып илемнән,
Кош китерә язларны
Син — Иделем акчарлагы,
И Казаным!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.1 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »