Дога

Категория: көе сүзләре

Әйдә, дустым, әйдә, утыр әле,
Укыйк әле, карап куш кулга,
Әти-әниләрне искә алып,
"Әлхәм" сүрәсеннән бер дога.

Дога кылыйк әниләргә,
Дога кылыйк әтиләргә,
Кайчандыр балалар да
Дога кылырлар безгә.
Ышанам, дога кылырлар безгә.

Җаннарыма шифа булсын әле
Без укыган изге догалар.
Гомерләр дә зая узмас әле,
Онытмаса әгәр балалар.

Дога кылыйк әниләргә,
Дога кылыйк әтиләргә,
Кайчандыр балалар да
Дога кылырлар безгә.
Ышанам, балаларга ышанам.

Килер ул көн: безнең балалар да
Сагыныплар искә алырлар.
Авыр туфрак җиңел булсын диеп,
Җыелышып дога кылырлар.

Дога кылыйк әниләргә,
Дога кылыйк әтиләргә,
Кайчандыр балалар да
Дога кылырлар безгә.
Ышанам, дога кылырлар безгә.
Ышанам, балаларга ышанам…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »