Килми бер дә, килми икән шул
Салкын өйләремә кайтасы.
Беләм инде, әнкәй, көтмисең,
"Балам, кайттыңмы?" — дип әйтмисең.
Бикләнмәсен өйнең капкасы,
Янсын иде тәрәз яктысы.
Синсез, әнкәй, нурлар юк икән,
Өеңнең дә утлары сүнгән.
Соңлап кына шуны аңлыйбыз,
Кадерләрен белеп калыгыз.
Әнкәй барда туган нигезгә
Вакыт табып ешрак кайтыгыз.
Бикләнмәсен өйнең капкасы,
Янсын иде тәрәз яктысы.
Синсез, әнкәй, нурлар юк икән,
Өеңнең дә утлары сүнгән.
Көтә нигез, көтә әниләр,
Алар да бит мәңге белделәр.
Беркем белми: күпме калгандыр
Ходай биргән газиз гомерләр.
Бикләнмәсен өйнең капкасы,
Янсын иде тәрәз яктысы.
Синсез, әнкәй, нурлар юк икән,
Өеңнең дә утлары сүнгән.
Синсез, әнкәй, нурлар юк икән,
Өеңнең дә утлары сүнгән…
Синсез, әнкәй, ямьнәр юк икән…
