Без — татарлар (икенче вариант)

Без татарлар — горур, бөек халык,
Тукайлы, Туфанлы, Такташлы.
Илләр саен сибелгән ул татар,
Туган йортта яклый якташы.

Без татарлар — шанлы, данлы халык,
Кырым, Төмән, Болгар, Биләрдә.
Куллар кысып җирләр дауламыйбыз,
Көрәш Сабантуйда — билләрдә.

Без татарлар — телле, моңлы халык,
Әлфия, Илһам, Салаватлы.
Бисмилласын әйтеп юлга чыгар,
Кыйбласы бар, рухлы, иманлы.

Без татарлар — эшчән, батыр халык,
Газинур, Мусалар дәвамы.
Һәйкәлләрдә мәрмәр ташлар дәшә,
Әлмәндәр, Мәрҗани кавеме.

Без татарлар — бик кунакчыл халык,
Каз бәлешле, чәкчәк, коймаклы.
Җиңү байракларын барлаганда
Атларыбыз булсын җайдаклы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »