Синсез гомер үтеп бара

Категория: көе һәм сүзләре

Ап-ак карлар ишелеп ява,
Җир өстенә юрган яба.
Сине озатып кайтып барам
Кышкы салкын урамнардан.

Китәсең син еракларга,
Йөрәккәем әрнеп яна.
Кайдан табыйм җанга дәва,
Күзләремнән яшьләр тама.

Син киттең дә үтте еллар,
Ничә тапкыр яуды карлар.
Хатлар язмыйсың нигә һаман,
Өзгәләнеп сине сагынам.

Йөрәккәем әрнеп яна,
Күзләремнән яшьләр тама.
Синсез гомер үтеп бара,
Сагынмыйча түзеп кара.

Тагын ап-ак карлар ява,
Җир өстенә юрган яба.
Кайтырсың дип каршы барам
Кышкы салкын урамнардан.

Бәгырькәем, син кайларда?
Синсез гомер үтеп бара.
Күңелем елый, сагына,
Сагынмыйча түзеп кара.
Күңелем елый, сагына,
Сагынмыйча түзеп кара…
Синсез гомер үтеп бара…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »