Үтте язлар, китте казлар,
Көз сагышны яңартты.
Күлдә бер кош ялгыз калды,
Моңын-зарын аңлатты.
— Нигә ялгыз соң син, әйт, аккошым,
Ник китмәдең җылы якларга?
— Ул ташлады мине, юк канатым,
Аннан башка яшәү юк миңа.
Гөлем минем, назым минем,
Пак суларда коенды.
Синең гомер һәм язмышың
Шушы күлдә өзелде.
— Нигә ялгыз соң син, әйт, аккошым,
Ник китмәдең җылы якларга?
— Ул ташлады мине, юк канатым,
Аннан башка яшәү юк миңа.
— Нигә ялгыз соң син, әйт, аккошым,
Ник китмәдең җылы якларга?
— Ул ташлады мине, юк канатым,
Аннан башка яшәү юк миңа.
Ул ташлады мине, юк канатым,
Аннан башка яшәү юк миңа,
Аннан башка яшәү юк миңа…
