Назлы язым, сине яратам

Төннәремдә тойды, бәгърем,
Серле назларыңны җаннарым.
Һич онытмам татлы мизгелләрне,
Бергә булган яшьлек елларын.

Бергә чакның сөю ялкыннары
Дөрли һаман йөрәк түремдә.
Күрешүләр көтеп тибә бит ул,
Юлдашым бул, диеп, гомергә.

Күңел җылы(сы) биреп җаннарыңа
Җылытырмын салкын айларда.
Язгы йолдыз булып син, иркәм,
Йөрәгемне төреп назларга.

Бергә чакның сөю ялкыннары
Дөрли һаман йөрәк түремдә.
Күрешүләр көтеп тибә бит ул,
Юлдашым бул, диеп, гомергә.

Язмышым син, гомер юлдашым да,
Бүләк иттең назлар кабаттан.
Гөлчәчәккә күмдең көзләремне,
Назлы язым, сине яратам.

Бергә чакның сөю ялкыннары
Дөрли һаман йөрәк түремдә.
Күрешүләр көтеп тибә бит ул,
Юлдашым бул, диеп, гомергә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »