Туган йортта утлар күптән янмый…

Категория: көе сүзләре

Туган йортта утлар күптән янмый,
Капкабызга йозак эленгән.
Туганнарым йортка сукмак салмый,
Тик юлларга карлар өелгән.

Кайтып керер идем ачык йортка
Якыннарым исән булсалар.
Балам кайта, диеп, ераклардан,
Чәйләр куеп көтеп торсалар.

Тәрәз төпләрендә матур итеп
Яран гөлләр чәчәк атмыйлар.
Кан яш түгеп, үкереп еласаң да,
Бер киткәннәр кире кайтмыйлар.

Эх, кайтып керер идем шушы йортка,
Якыннарым исән булсалар.
Балам кайта, диеп, ераклардан,
Чәйләр куеп көтеп торсалар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »