Аһ, син заман яки «Заманга хитаб»

Категория: көе сүзләре

Гафил улган татарларны
Ник уйгатмыйсың, заман?
Аһ син, заман, заман, заман,
Ник уйгатмыйсың һаман?

Аңлат гыйлем кирәклеген
Тормасын алар надан!
Аһ син, заман, заман, заман,
Ник аңлатмыйсың һаман?

Юк аларда алга бару,
Ялкау яталар һаман.
Аһ син, заман, заман, заман,
Ник кузгатмыйсың һаман?

Җәбер-золым мәйдан алып, /Сәхрә, галәм мәйдан алып,/
Хакыйкать аста калган.
Аһ син, заман, заман, заман,
Ник уйгатмыйсың һаман?

Болыт китте, кәрван күчте,
Татарлар йоклап калган.
Аһ син, заман, заман, заман,
Ник кузгатмыйсың һаман?

/Зариф Бәшири җыентыгында «Заманга хитаб» әсәре 20-дән артык дүртьюллыктан тора. Әсирлектә яздырылган 1916 елгы борынгы язмасында Нурмөхәммәт мөәзин Хисаметдинов әлеге җырның берничә дүртьюллыгын башкарган. Нурмөхәммәт Хисаметдин, 1885 елда туган, Тубыл (Тобольск) каласыннан. Хәзерге заман җырчылары, шулай ук әсирлектән кайткан язмага ияреп, бер дүртьюлыгында — «Сәхрә, галәм мәйдан алып, хакыйкать аста калган», дип җырлыйлар. Зариф Бәшири язып калдырган юлы исә мәгънәви яктан дөрес яңгырый: «Җәбер-золым мәйдан алып, хакыйкать аста калган»./

Голосов пока нет
« »