Әнкәйләргә

Категория: көе һәм сүзләре

/ Зәйтүнә Абдулла кызы Гаптелганиевага багышлап язылган җыр /

Тәрәзәдән күзен алмый әнкәй,
Күптән инде кояш батса да.
Әнкәйләргә hаманда без бала,
Башларыны чал чәчләр басса да.

Күпме төннәр көйләп үтәр икән,
Күпме яшьләр сабый хакында.
Исән чакта белик кадерләрен,
Без бурычлы алар каршында.

Күнелләре бик киң әнкәйләрнең,
Ташымаган, сыйган барсы да.
Тормыш борчуларын кичергәндә,
Сабырлыгы җиткән барсына.

Маңгайларда купме җыерчыклар,
Күпме уйлар бала хакында.
Әткәй әйткән иде: "Бала бәхете —
Әнкәйләрнең аяк астында!"

Теләкләре изге әнкәйләрнең
Балаларга — йөргән юлларда.
Ана күңеле һаман балаларда,
Баланыкы йөри далада.

"Балам кайтты!" — диеп шатланалар,
Ялгыз калгач, көеп яналар.
Гомер буе көтә тик аналар,
Исән-имин булсын балалар!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »