Әнкәйләрнең кадерләрен белик
Үзләре сау, исән чакларда.
Гомерләрен озайтыр сүз табыйк,
Әнкәйләр — ул бөек затлардан.
Әнкәйләрнең кадерләрен белик
Үзләре сау, исән чакларда.
Гомер көзләрендә кадерлик без,
Әнкәйләр бит — бөек затлардан.
Онытсалар әгәр балалары,
Рәнҗешләрен мөмкин аңларга.
Әнкәйләрнең бәхиллеген алсак,
Әрнеш тулып калмас җаннарга.
Әнкәйләрнең кадерләрен белик
Үзләре сау, исән чакларда.
Гомер көзләрендә кадерлик без,
Әнкәйләр бит — бөек затлардан.
Үкенмәслек итеп кадерлик без,
Олы хисне кирәк сакларга.
Уфтанулар соңлап уянмасын,
Анда бармый, бармый хатлар да.
Әнкәйләрнең кадерләрен белик
Үзләре сау, исән чакларда.
Гомер көзләрендә кадерлик без,
Әнкәйләр бит — бөек затлардан.