Әнкәй чәе

Эзләмәгез тәмле чәйләр,
Бер кайда юк мин беләм.
Иң тәмле чәй — әнкәй чәе,
Ясалганы сөт белән.

Эзләмәгез тәмле чәйләр,
Бер кайда юк, мин беләм.
Иң тәмле чәй, ясап биргән,
Әнкәй үз кулы белән.

Мичтән чыккан җылы икмәк,
Җиләк — җимеш каклары.
… Күз алдымда һаман тора,
Әнкәемнең ашлары.

Эзләмәгез тәмле чәйләр,
Бер кайда юк, мин беләм.
Иң тәмле чәй, ясап биргән,
Әнкәй үз кулы белән.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »